Сезонны яптылар. Казанда. Кемнәр? (+фото)
Спорт

Сезонны яптылар. Казанда. Кемнәр? (+фото)

Казанның “Форсаж" үзәгендә сезонны ябу уңаеннан,  картчылар өчен бәйрәм чарасы үтте. Биредә Рамил Кадыйров җитәкчелегендәге Балтачның да яшь картчылары да катнашты.

Спортчыларны котларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Сезон ябылышында картчылар ярышты да, мул табыннар артында кунак та булды, концерт та тамаша кылды. Ярышларда Әмир Бариев белән Айназ Закиров призлы урыннар яуладылар, Илназ Галимов та уңышлы чыгыш ясады.

Зөлфия Бариева фотолары


Нет комментариев