Кичә "Балтач" спорткомплексында медицина хезмәткәрләре арасында спартакиада уеннары бару турында хәбәр иткән идек.
Көчле һәм бик кызыклы ярышларда Кукмара командасы җиңү яулады, икенче урында сабалылар. Безнекеләр исә өченче урында. Ә аерым ярышларга килгәндә бадминтонда ир-егетләребез - беренче, гүзәл затларыбыз өченче урынны яулады. Өстәл теннисында шулай ук ир-егетләребез җиңү яулады. Шахмат буенча ярышта командабыз икенче урында калды. Волейболда исә гүзәл затларыбыз өченче урынга лаек булды. Җиңел атлетикада ир-егетләр - ике, гүзәл затларыбыз өченче урынны алуга иреште. Спартакиада да уңышлы чыгыш ясап, команда белән өченче урынны алуга ирешкән медицина хезмәткәрләрен ихластан котлап, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
Нет комментариев