СУ ТӨБЕНДӘ... АСЫЛТАШ
Балтач районы Сабантуйларының 10 тапкыр баш батыры.
«Айдар кебек тыйнаклар гел күләгәдә кала, яз әле шул егет турында». Танышымның бу сүзләре күптән күңелдә йөреп тә, кул «җитмәгән» язмага сәбәпче булды. Сүз – «Ватаным Татарстан» газетасы укучыларына яхшы таныш, шул ук вакытта таныш та түгел Балтач егете Айдар Хәйретдинов турында. Яхшы таныш, чөнки Айдар – әлеге газета призына үткәрелгән зур бәйгедә җиде тапкыр чемпион һәм баш батыр булган көрәшче. Таныш түгел, чөнки әлегә аның турында шуннан артыгы язылмады. Хәтта район газетасында да аның күпсанлы җиңүләре турында вак-төяк хәбәрләр генә табып була. Югыйсә, дөнья чемпионнары көн саен тумый. Ә район тарихында ул бердәнбер очрак булырга да мөмкин. Болар бар да – Айдарның кирәгеннән артык тыйнак булуы галәмәте. Бүгенге тормышта әрсезләр генә түгел, аның кебекләр дә булганга шөкер итәргә кирәктер. Үрнәк алыр өлгеләр бар әле дигән сүз. Ә җәүһәр, асылташлар су төбендә дә ялтырый, диләр бит.
... Барысы да Айнур абыйсыннан калышмыйм дип кенә башланган иде югыйсә. Бишенче сыйныфта укыганда анысы көрәш секциясенә язылып кайта да, берничә баруга, өйдәге алышларда энесен җиңә дә башлый. Араларында ике генә яшь булганга, бу, билгеле, малайның «кытыгы»на тия. «Мине дә көрәш секциясенә языгыз», – дип килгән орчык кадәр малайны күреп, укытучы ни уйлагандыр, әмма әлегә яшең җитми дип кире борсалар да, абыйсына ияреп, бер ел буе бер секцияне калдырмый йөрүче, һәр күнекмәне авыз ачып «йотып баручы» малайның нык холыклы булуына шик калмый. Секциягә йөри башлагач та әле беренче елны аны ярышларга катнаштырмыйлар (һаман да шул яшь бәласе). Бары икенче елны гына чын итеп уртага чыга. «Мин сине җиңелә торган ярышка алып бармыйм, син җиңелергә тиеш түгел»,– дип кабатлый тренеры, укытучысы Дамир Гобәйдуллин, һәр ярышка әзерләнгән саен. Шушы гап-гади сүзләр белән ул бала күңелендә үз-үзенә ышаныч уята да инде. Нәкъ шулай була да: районда үткән бер генә ярышта да җиңелми Айдар, үз авырлыгында гел беренче була. Район яшүсмерләр командасы составында көрәшеп, «Яшь ленинчы» газетасы призына үткәрелгән республика бәйгеләрендә дә җиде тапкыр беренче урынны ала. Унынчы сыйныфны тәмамлаган елны ук туган авылында Сабан туе батыры булып кала. Зур көрәшкә, зурлар көрәшенә юл шуннан башлана. Дөрес, әле тоташ җиңүләрдән генә торган этапка җиткәнче, авыл Сабан туйлары батыры булу белән генә канәгатьләнергә (югыйсә анысы да зур җиңү), республика бәйгеләрендә берара җиңелү ачыларын да татырга туры килә.
Яшүсмерлектән күчү чорындагы бу чигенешләрне ул сиксән килограмм авырлык үлчәвендә көрәшә башлауга, тиз туктата. Республика күләмендә беренче җиңүне нәкъ менә шул үлчәүдә яулый Айдар. Шул елларда югары юридик белем алырга да өлгерә, район эчке эшләр бүлегендә сәләтле, тырыш опер буларак та таныла. 90 килограмм егет өчен иң бәхетле сан булып чыга. Хикмәт санда түгел, билгеле. Тамырларында көрәшче каны акмаса, үзендә көрәшче ныклыгы, сабырлыгы булмаса, аның белен генә ерак китә алмыйсың. Ә Айдар, чыннан да, көрәшчеләр нәселеннән. Әтисе ягыннан бабасының Минһаҗ абыйсы тирә-якта бик данлыклы көрәшче булган. Җиңелүне белмәгән бу пәһлеванның матур көрәшен әле дә авылда өлкән буын сагынып искә ала. Айдарны аңа охшатулары да тикмәгә түгел. Әтисе Фоат абый да заманында көрәшче булган. Сабан туйларында бил алышкан, батыр калган. Әмма тора-бара ташлаган. «Без белгәндә әти көрәшми иде инде, – ди Айдар. – Әмма көрәшмәсә дә, бүген дә ул бер генә ярышны да калдырмый, бигрәк тә без катнашсак».
Айдарның «без» дигәне – бертуганнары – абыйсы Айнур һәм энесе Ренат. Өч көрәшче егет үстергән Гөлсинә апа һәм Фоат абыйның кичерешләрен аңлап бетермәле түгел. Балаларының үзләрен жәлләми даими шөгыльләнүләрен, ярыш саен күпме көч сарыф итеп, «ватылып», хәлдән тайганнарын күрү, алар өчен ут йотып утыру... бер дә рәхәт түгелдер.
Айдарның иң мәртәбәле бәйгеләрдә яулаган җиңүләрен генә дә берәм-берәм санап чыгу җиңел эш түгел. «Ватаным Татарстан» газетасының Муса Җәлил призына ярышларының җиде тапкыр җиңүчесе, бер мәртәбә баш батыры, алты тапкыр Татарстан беренчелеге, дүрт тапкыр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы беренчелеге чемпионы, бер тапкыр баш батыры, биш мәртәбә Россия чемпионы, билбау көрәше буенча Россия, дөнья чемпионы... Шушы кадәр җиңүләре өчен егет «Атказанган спорт остасы» исеменә, республиканың иң югары бүләге – «Хезмәтегез өчен» һәм Казанның меңьеллыгы уңаеннан чыгарылган истәлек медальләренә лаек була. Һәрбер җиңүнең үзем өчен истәлекле, кадерле булуын чамаласам да, Айдардан, арада кайсысы күңелеңә кереп калды дип сорыйм. «Билгеле, беренче җиңү, – ди ул. – 1998 елда Чистайда Муса Җәлил призына ярышларда 80 килограммда беренче урынны алган идем. Ул сөенгәнем, дулкынланганым... Хәер, бер ярыш та онытылмый, һәркайсында нинди дә булса бер момент килеп чыга...»
– Көрәшергә өйрәнү өчен бернинди чыгым кирәкми. Авылда үскән ир-егет өчен иң кулай спорт төре ул. Бигрәк тә бүгенге спортка игътибар арткан чорда. Сабырлыгың, ихтыяр көчең генә җитсен. Ә инде янәшәңдә минеке кебек тренер да булса, монысы бөтенләй башка. Үз эшенең чын фанаты булган мондый кешеләр бик сирәк. Мин аңа чиксез рәхмәтле, – дип сөйли Айдар. – Шулай ук безнең бу юлдан китүебезгә сәбәпче булган, бернинди каршылык күрсәтмәгән әти-әнигә дә рәхмәт, Әти безгә, спорт белән шөгыльләнегез, кирәк булыр, дип коры сүз сөйләү белән мавыкмады. Берни әйтми генә баскыч төбенә турник ясап куйды. Ишектән керсәк тә, чыксак та, турникта күтәрелү гадәткә әйләнде. Кызык та, файдалы да. Әле анда өч малай үзара ярыша-ярыша күтәреләбез. Әни дә спортка битараф кеше түгел, заманында баскетбол командасы капитаны. Нәрсә белән шөгыльләнсәк тә, алар безне аңлап кабул итте, мөмкинлек бирде.
Моннан бер-ике ел элек Айдарның «Җырлыйк әле» тапшыруында катнашуын күреп, райондашлары аптырап калды. Баксаң, көрәшче дип кенә белгән егетебез оста җырчы да икән. Сәхнәдә күреп күнеккән авылдашлары гына гаҗәпләнмәде. Ике елдан артык инде Айдар районның ведомстводан тыш саклык бүлегенә җитәкчелек итә. Һәм бу яктан да сынатмый. Әлеге коллектив республика күләмендә алдынгылардан санала. Булганнан бар да була дими ни дисең! Хәер, Айдарның үзенең бер үкенече бар әле: шулкадәр теләп тә, гармун уйнарга өйрәнә алмадым, ди ул.
Күпләрдән аермалы буларак, йолдыз чире белән дә авырмый, уңышлардан башы да әйләнми Айдарның. Моннан ничә ел элек нинди булса, бүген дә шундый. Җиңүләрен «юа-юа» юкка чыкканнар күз алдында булганга, Айдарның бу мәсьәләгә карашы белән кызыксынам. «Кешене – сыйлый, үзеңне тота бел» икән принцибы (аракы-тәмәке белән мавыккан кеше мондый уңышка ирешә дә алмый). Гомумән, Айдарның мондый принциплары шактый булып чыкты. Тормышта көчлеләр (көчле рухлылар) һәм сабырлар җиңәргә тиеш, дип саный ул. Тормыш – шул ук көрәш, мәйданы гына бүтән, ди. Ярышлар вакытында имгәнү-җәрәхәтләр алуга да, батыр ярасыз булмый, дип кенә карый.
Кайберәүләр ярышлардан ярышларга гына әзерләнсә, Айдар көндәлек формада булуны хуп күрә. Милиция хезмәткәре башкаларга да ярдәм итәрлек, үзен дә сакларлык форма да булырга тиеш, бу һөнәрне сайлавым да шуңа, ди егет. «Балтачка күченгәч, элекке тәртип бераз үзгәрде әле. Эшкә җәяү кайтып-килеп йөрсәм, һәр кичне йөгерсәм дә, спортзалга йөрүләр сирәкләнде. Авылда бер көн дә калмый идем...» Билгеле, хикмәт Балтачка күчүдә генә түгел, гаиләле хәзер Айдар. Җиде ел дуслашып йөреп өйләнгән Гүзәлиясе, биш айлык! кызы – Йолдызы бар. Гаиләгә кайтасы килеп тору, аларга күбрәк игътибар бирү һич кенә дә начар түгел. Ярышларны беркадәр «сирәкләтүе, кысылуы» да шулар өчен бит. Һәм, билгеле инде, җаваплы эшен аксатмас өчен. Монысы да Айдарча. Һәрнәрсәгә җаваплы карарга, тиешенчә үтәргә, үзеннән торганның барысын да эшләргә күнеккән ул. Принцибы шундый.
Гөлсинә Хәбибуллина
(«Ватаным Татарстан» газетасында инде бик күптән дөнья күргән әлеге язма «Муса Җәлил турниры: «Келәм һәм каләм бердәмлеге» дигән китаптан алынды. Герой-шагыйрьнең тууына 120 ел тулу уңаенннан әзерләнгән бу китапта шагыйрь истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган турнирның үсеш этаплары барланган. Төп чыганак итеп «Ватаным Татарстан» газетасы алынган.)
Районыбыз горурлыгы булган Айдар Хәйретдинов 1998 елдан Россиянең милли спорт төрләре буенча спорт мастеры. Ул җиде тапкыр Татарстан батыры, алты тапкыр татар-башкорт көрәше, дүрт тапкыр бил-бау көрәше буенча Россия чемпионы, 2004 елда абсолют көрәш батыры, 2005 елда бил-бау көрәше буенча дөнья чемпионы исеменә лаек булды. Ул иң дәрәҗәле Муса Җәлил исемендәге турнирның 10 тапкыр җиңүчесе. Балтач районы Сабантуйларының 10 тапкыр баш батыры.
Хәзер исә Айдар Хәйретдиновның улы Аяз әтисе салган сукмаклардан ныклы адымнар белән алга омтыла, яшь көрәшчеләр арасында көч сынашып, Татарстан, Рәсәй, Дөнья чемпионы булып танылырга өлгерде инде ул.
Айдар Фоат улы бүгенге көндә Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе, үз эшен бирелеп, җаваплылык белән башкара, спортны үстерүгә, яшь буынны спортка тартуда башкарган хезмәтләре зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев