Шушы көннәрдә генә Алабуга шәһәрендә Татарстан Республикасы бадминтон федерациясе Кубогына республика ярышлары булып узды.
"Әле генә оешкан бадминтон төрендә 31 команда арасында дүртенче урынны яулау, минемчә начар түгел,"- дип уртаклашты үз фикерләре белән райрон бадминтон федерациясе рәисе Равил Кәримов.
Чыннан да , зур шәһәрләрдән генә калышып шундый урын яулау безнең өчен җиңү инде ул. Ә ул җиңү безгә Расил Мөхәммәтгалиев, Рәмзил Гәйфетдинов, Диләрә Мөҗипова, Илүзә Заһидуллина кебек спортчыларыбызның тырышлыгы нәтиҗәсендә килгән җиңү булды.
Районыбыз маркасын гел шулай югары тотыгыз, хөрмәтле уечыларыбыз!
Фото: http://trud-ost.ru/?tag
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев