Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Тырышсак, без булдырабыз икән!

Балтачыбыз республикабызның «көрәш күгендә» тагын кабынып килә.


Аллаһыга шөкер, югалган даныбыз кире кайта бит. Балтачыбыз республикабызның «көрәш күгендә» тагын кабынып килә. Узган атнада Түбән Кама шәһәрендә легендар көрәшче Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә багышлап, 25 нче мәртәбә уздырылучы республиканың турнирында 37 команда арасында Балтачлыларның икенче призлы урын яулавы моның ачык бер дәлиле булды.

Инде аерым егетләребезнең уңышларына килгәндә,60 килограмм үлчәү авырлыгында бил алышкан Дамир Ишморатов,70 килограммда Илнар Муллахмәтовларның икенче призлы урынга лаек булуы, безнең өчен аеруча сөенечле вакыйга. Менә бит, дан өчен әллә кайлардан көрәшчеләр дә эзләп йөргәнебез юк, барысы да үзебезнең егетләр! Димәк, без булдырабыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш