Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ватандашыбыз Камилә Вәлиева алтын медаль яулады

Камилә Вәлиева кыска һәм ирекле программада беренче булды.

Бүген Пекинда фигуралы шуу буенча командалар турнирында Россия спортчылары алтын медаль отты.

Олимпиадада фигуралы шуу буенча команда турнирында Россиядән кыска һәм ирекле программаларда хатын-кызлар арасында Камилә Вәлиева, ирләр арасында Марк Кондратюк, бозда биюдә Виктория Синицина — Никита Кацалапов, парлы шууда Анастасия Мишина — Александр Галләмов катнашты.

Бүген команда турнирының соңгы ярыш көне булды. Ирекле программаларда башта парлы шуучылар Анастасия Мишина һәм Александр Галләмов чыгыш ясады. Алар, 145,20 балл җыеп, беренче булды һәм Россия командасы хисабына 10 балл өстәде.

Аннары бозда биюдә Виктория Синицина һәм Никита Кацалапов пары, 128, 17 балл җыеп, икенче булды. Соңыннан Камилә Вәлиева хатын-кызлар арасында ялгыз шууда 178, 92 балл белән беренче урынны яулады. Ул шуу вакытында егылса да, барыбер иң югары балларны җыя алды.

Россия командасы даими исәп буенча 74 балл белән җиңде. Икенче урынны Америка Кушма Штатлары командасы яулады, Япония — өченче.

Олимпиадада фигуралы шуу ярышы дәвам итә, алга таба спортчылар шәхси медальләр өчен көрәшәчәк.

 

Чыганак: ТИ

Фото: 1 канал скриншотлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: олимпиада фигуралы шуу