Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Хезмәт» газетасы призы хуҗасын алыштырмады

Соңгы тугыз елда «Норма» (Тимирязев исемендәге хуҗалык) командасы бу мәртәбәле призны җиде тапкыр отты

Бу зур турнир алдыннан районыбызда хоккей сөючеләрне шатландыра торган вакыйгалар еш була.

Яңа ел алдыннан хоккей буенча дәвамлы традицияләре булган Түнтәр авылында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы нигезендә төзелгән, заманча пластик бортлы хоккей мәйданчыгы кулланылышка тапшырылды. Хоккей тартмасы ачылышында җирле халык куанычын Татарстан Рес-публикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев һәм муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин уртаклашты. Чыгыш ясаучы кунаклар, әлеге мәйданчыкның авыл халкына, балаларга Яңа елга чын бүләк икәнен искәртеп, бу файдалануга тапшырылган спорт мәйданчыгы буш тормасын, дигән теләкләрен җиткерделәр. Заманча хоккей мәйданчыгы авыл яшьләренең, балаларның даими спорт белән шөгыль-ләнү урыны булганда, киләчәктә район, респуб-лика күләмендә җиңүче егетләребезне тәрбияләргә зур мөмкинлекләр тудыра. 

Яңа сезонда хоккей командаларын туп-лап, уеннарын көйләргә, көндәшләрен өйрәнергә уңайлы зур турнир елның соңгы аенда Карадуган бозында даими рәвештә уздырыла башлады. Районда хоккей уйнаучы, аны яратучы җанатарлар бик күп, вакытсыз бакыйлыкка күчкән хоккейчыларны искә алу, алар истәлегенә ярышлар үткәрү мәгънәле күренеш. Бу турнирда өч район — Балтач, Кукмара һәм Саба районнарыннан 8 команда катнашты. Кискен көрәштә беренче урынны Смәел авылыннан «Зифа» командасы яулады, икенчедә — Карадуган («Игенче»), өченче урында — «Норма» (Тимирязев исемендәге хуҗалык), дүртенче урынны Кукмара районының Аш-Бүҗи авылы командасы алды.

Ә яңа, 2024 ел башында, 40 ел дәвамында, районда иң өлкән, зур тарихлы хоккей ярышларының чираттагысы тарих битләренә язылды. 10 команда 4 гыйнварда дүрт бозда финалда катнашучыларны ачыклады. Алар — «Норма» (Тимирязев исемендәге хуҗалык), Карадуган («Игенче»), «Зифа» («Смәел») һәм Түнтәр, Чепья хоккейчыларын берләштергән «Дуслык» командалары булды.

5 гыйнварда беренче ярымфиналда «Норма» һәм «Нур» очрашуында нормалылар җиңүгә ирештеләр һәм финалга уздылар. Икенче уенда «Зифа» («Смәел») Карадуган («Игенче») командасын отып, турнирның финал өлешенә чыкты. Өченче-дүртенче урыннар өчен Карадуган («Игенче») һәм «Дуслык» командалары арасында барган кискен көрәштә соңгы ноктаны буллит сугучылар куйдылар. Әллә капкачылары остарак булдымы, әллә инде карадуганлылар артыгын борчылдылармы, «Дуслык» һөҗүмчеләре алкаларны көндәшләре капкасына күбрәк ташлап, өченче урынга лаек булдылар. 
Финалда «Норма» белән «Зифа» командасы очрашуы билгеле булгач, күпләр смәеллеләр инде бу юлы җиңүне кулларыннан ычкындырмаячак-лар, командалары тулы, Карадуган бозында да матур уен күрсәттеләр, дип фикерләштеләр. Хоккей белән якыннан кызыксынучы дустым да, исәп 3:1 смәеллеләр файдасына булачак, дип үз фаразын җиткерде. Уенның беренче периоды бу фаразны исбатлау юнәлешендә булды, «Норма» командасы 0:2 исәбенә оттырып барды. Әмма икенче период барышында командаларны алыштырып куйдылармыни — уен тигезләште, нормалыларның һөҗүм- нәре кискенрәк була башлады. Тиздән алар ике алка ташлап, исәпне тигезләделәр дә. Ә инде өченче периодта аларның өстенлеге, бигрәк тә, буллит сугып исәпне арттыргач, тагын да сизелде. Соңгы, бишенче алка уенның соңгы секундларында смәеллеләр капкасына кертелде.
Көткән 40нчы юбилей турниры шулай итеп тәмамланды. Уенчыларны, тамашачыларны суык һава торышы да куркытмады, берәүләр бозда көрәш алып барса, борт кырыендагы тамашачылар, җылы өйләренә кайтмыйча, тамакларын кызганмый, үзләренең хоккейчыларына кычкырып-сызгырып көч биреп тордылар. Рәхмәт сезгә!

«Норма» (Тимирязев исемендәге хуҗалык) командасы соңгы тугыз елда җиде тапкыр «Хезмәт» газетасының күчмә призына ия булды. Соңгы елларда бу җирлектә, бигрәк тә, һәр авылда хоккейга булган җитди карашның ачык чагылышы бу. Тимирязев исемендәге хуҗалык җитәкчелеге дә чыгымнар арта дип тормый, ел саен хоккей командасына тиешле матди ярдәмен күрсәтә. Финал уеннарында чыгыш ясаган «Зифа» командасы егетләренең уңышын аерым билгеләп узарга кирәк. Бу команда һәр ярышта бары тик җиңүгә генә омтыла. Җиңүчеләр һәм финалда чыгыш ясаган команда уенчылары акчалата бүләккә лаек булдылар. Турнирны уздыруда матди яктан ярдәм иткән Дилүс Ганиевка, Рөстәм Хөснетдиновка, Илшат Сәгъдиевка, район хоккей федерациясе җитәкчесе Илшат Шакировка хоккейчылар исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез. 

Турнирның "Иң яхшы капкачы«сы дип «Норма» (Тимирязев исемендәге хуҗалык) командасыннан Тимур Габделхаков танылды, «Зифа» (Смәел) командасыннан Раил Шәрипов — «Иң яхшы һөҗүмче», "Дуслык«тан Азат Шәрипов «Иң яхшы сакчы» булып, акчалата бүләккә лаек булдылар. Уеннарның һәр ике көнендә бозда хөкемдар булган егетләр, бигрәк тә, Булат Шакиров, Мирвәт Галимуллин һәм Рамил Садыйков уеннарның кагыйдә кысаларында баруы өчен зур тырышлык куйдылар. Ярышларда катнашучыларга, урыннарда бозларны әзерләүдә ярдәм итүчеләргә, районның спорт һәм яшьләр бүлеге хезмәткәрләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей