Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яңа елга – зур бүләк

Дорга авылында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» Дәүләт программасы нигезендә төзелгән хоккей мәйданчыгы ачылды.

Доргалыларның шатлык-куанычларын район башлыгы Рамил Нотфуллин белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин да уртаклашты.

– Әлеге мәйдан район күләмендә уза торган хоккей ярышларын кабул итәр, яшьләрне спортка тартуда бер этәргеч булып торыр дип ышанам.Авыл халкына игелекле булсын, мәйданчыктан яшьләр өзелмәсен! – диде район башлыгы мәйданчыкны ачу тантанасында.

Федераль программа нигезендә сафка баскан 2 миллион 800 мең сумлык әлеге мәйданчыкның 800 мең сумын «Активист» хуҗалыгы күтәргән. Ә кичләрен уйнарга уңайлы, якты булсын өчен яктырткычларны «Гранит» җәмгыяте урнаштырган.

«Заманча хоккей мәйданчыгы булу хоккейчы егетләребезнең күптәнге хыялы иде. Яңа елда теләкләр чынга ашуы шушыдыр. Җитәкчеләребезгә бик зур рәхмәт. Уйнар өчен зур мөмкинлекләр булгач, нәтиҗәләребез, җиңүләребез дә зур булыр», диде Фирдания Алексеева.

Киләчәктә мондый хоккей мәйданчыгы күрше Улисьял авылында да төзелсә, җирлегебездәге һәр авылга игътибар тигез дәрәҗәдә булыр иде дигән фикердә әлеге җирлек кешеләре.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: каток хоккей мәйданчыгы