Якуп спорт остасына кандидитлык нормасын үтәде (фото)
Спорт

Якуп спорт остасына кандидитлык нормасын үтәде (фото)

Шушы көннәрдә генә Анапа шәһәрендә кекусинкай-каратэ буенча 9нчы ачык Бөтенроссия уеннары булып узды.

Билгеле, спорт мәктәбендә кекусинкай-каратэ түгәрәгендә остазлары Альберт Бәзәгетдинов кул астында шөгыльләнүче бертуган Салих һәм Якуп Зариповлар да бу уеннардан читтә калмадылар.
Татарстан командасы составында чыгыш ясаучы бу егетләребез иптәшләрен чын мәгънәсендә "тукмап" , Салих 10-11 яшьлекләр арасында ката-соло төрендә - икенче, Якуп 14-15 яшьлекләр арасында шушы төрдә чемпион булып танылса, каратэ стилендә икенче урынны яулады. Шулай итеп Якуп бу спорт төрендә спорт остасына кандидитлык нормасын үтәде. Киләчәктә дә зурдан-зур унышлар юлдаш булсын, егетләребезгә!


250

Нет комментариев