Яшь шоферлар җиңүчеләр рәтендә
Спорт

Яшь шоферлар җиңүчеләр рәтендә

Спортны яратучы районыбыз яшьләре төрледән-төрле ярышларда үз көчләрен сынап торалар.

Күптән түгел Казан шәһәрендә егетләр һәм кызлар арасында республиканың зонаара ярышлары булып үтте. Анда Балтач ДОСААФында укыганда яхшы нәтиҗәләр күрсәткән егетләр район данын яклап чыгыш ясадылар. Эмиль Әсхадуллин, Фидаил Әхкәмов, Дәниф Хөрмәтуллиннан торган командабыз ике төрле сынау аша үтте. Ярыш барышында аларны автомобильне фигуралы йөртү һәм юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча тикшерделәр. Егетләребез әлеге биремнәрне уңышлы гына үтеп чыгып, 9 команда арасында икенче призлы урынны алуга ирештеләр.

Тырышып укуларының нәтиҗәсе киләчәктә дә егетләребезне сөендереп торсын, юлларда имин йөрергә язсын!


шофер

Нет комментариев