Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Суд залыннан

Онытма, син үз тормышыңны гына түгел, башкаларныкын да кыярга мөмкинсең.

Балтачта Яшьләр көне бәйрәм ителгән кичтә ике дус әйбәт кенә кәеф-сафа коралар. Машина хуҗасының автомобильне йөртерлек халәттә түгеллеген күреп, дусты Ф. аны пассажир урынына утыртып, үзе руль артына утырып, кайтыр юлга кузгалалар. Юлда аларны ЮХИДИ инспекторлары туктата. Бу очракта машина белән идарә итүче Ф. гына түгел, ә машина хуҗасы М. да җаваплылыкка тартылды. Чөнки алкоголь кулланган кешегә машинаң белән идарә итүне бирергә ярамый. М. бу хакта бәлки белгәндер дә, ләкин бәйрәм кичендә аны уйларлык булмый шул. М. Административ хокук бозулар турындагы РФ кодексының 12.8 маддәсе 2 өлеше нигезендә, ә Ф. шушы ук кодексның 12.8 маддәсе 1 өлеше нигезендә 30 мең сум күләмендә штрафка тартылдылар һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителделәр. 

Балтач бистәсендә яшәүче гражданин А. 11 август көнне ике бутылка сыра эчкәннән соң үзенең чит ил машинасына утырып, бер йөреп, җилдереп кайтырга уйлый. Ләкин ерак барырга насыйп булмый, аны ЮХИДИ инспекторлары туктата. Шоферның документларын тикшергәннән соң, инспектор аңа алкоголь күләмен билгели торган махсус приборга өрергә куша, ләкин А. каршы килә. Шуңа да аны район үзәк хастаханәсенә алып баралар, анда инде прибор алкоголь кулланганлыкны раслый, беркетмә төзелә. А. үзенең гаепле булуын таный, әтием икенче төркем инвалид, аны гел Казанга хастаханәгә йөртергә кирәк, дип минималь җәза сорый.

Административ хокук бозулар турындагы РФ кодексының 12.8 маддәсе 1 өлеше нигезендә, А. 30 мең сум күләмендә штрафка тартылды һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде. 

Мондый очракларны без кызыктан түгел, ә кемгәдер гыйбрәт булсын өчен язабыз. Алкоголь кулландыңмы, машина ачкычыңны кулыңа да алма! Онытма, син үз тормышыңны гына түгел, башкаларныкын да кыярга мөмкинсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев