Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ай ашыктың бит, ашыктың, Фәрдия!

Хезмәттәшебез Нуриева Фәрдиянең якты истәлегенә багышлыйм.

Китәргә уйлаган кешене бу дөньяда бернәрсә дә тотып тора алмый икән. Гомер иткән менә дигән йорт-җирдә, балалар да, туганнар да, хәтта ки әни карчык та.

1994 елның салкын ноябрь башында безнең урамнан күрше як урамга килен булып төшеп яши башлады ул. Үзем яшәгән йорт әллә кая, басу башында булганга, мин аның тормыш көнкүрешенә һәрвакыт кызыгып яшәдем. Өйләре ферма белән янәшә генә, йорт тирәсендә вак-төяк эшләрне эшләп торучы биеме үз көчендә, тормыш иптәше, Әфганстанның кайнар җилләрен үз күкрәге аша үткәреп ике ел хезмәт итеп кайтуы ( авыртуы көчәю) сәбәпле өйдә торучанрак кеше иде. Эше якын, йорт-җир, балалар караулы, яшим дип яшәгән кешегә бәхет өчен күп кирәкмени — шушылар җитеп ашкан.

Озак еллар бер коллективта эшләсәк тә, без аның белән артык аралашмадык диярлек. Ләкин шулай булса да, аз сүзле Фәрдиянең эшен ашыкмыйча җиренә җиткереп эшләвен, һич бервакыт зарлануны белмәвен, артык гади, артык эчкерсез, менә дигән хезмәттәш икәнен һәрберебез белә идек.

Ел артыннан еллар узып үстергән балаларыныү берсе башлы күзле булган, бианайны карап тәрбияләп соңгы юлга озаткан, инде килеп тормыш иптәше белән иңне-иңгә куеп чөкердәшеп яшәр чак җиткәч кенә, моңарчы тигез барган тормыш арбасының бер кырые кителә. Һаман тулы булып торырга күнеккән тормыш кәсасе бер якка янтаеп бераз түгелә. Әфганстан җиреннән алып кайткан уй-кичерешләре гомере буе озата барып, башы бераз китеп авыртып азапланган тормыш иптәше Фарук 60 яшенә дә җитмичә үлеп киткәч, Фәрдия бөтенләй югалып, җиде юл чатында ялгызы торып калган сыман кала. Алай гына да түгел, өзелеп торган балалары, туганнары, болар барысы да арткы планга күчеп тормышының мәгьнәсе югала.

Дөрес, сагыш баскан күзләрен иптәшләреннән яшерергә тырышып эшкә барып кайтып йөри әле ул. Шулай итеп ямьле җәйләрне уздыра. Ара-тирә хезмәттәшләре дә, туганнары да, «Китәм, Фарук янына барам» дигән сүзләрен дә ишетәләр. Ярдәм итәргә дә телиләр. Ләкин яшәүнең мәгънәсен югалткан кешегә алай тиз генә ярдәм итеп буламы сон ул? Аннан соң китәм дип кенә бара торган җирме соң әле ул? Анда бит бару юллары күптөрле, кайту юлы гына юк...

erid: 2VtzqumtM4F

Озакламый сиңа 55 яшь туласы иде. Балаларың, туганнарың җыелышып котларга килерләр иде. Ә бит сиңа Фарукның рухын шатландырып, гомер иткән нигезегезнең җылысын саклап, кайткан балаларың, туганнарыңны каршы алып, озатып калып сөенеп яшисе дә, яшисе иде. Ай ашыктың бит, ашыктың.

Ләйсән Әхмәтшина,

Арбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqwfh92B