Узган атнаны интернет сәхифәсендә "Чүп чистартучы аккош" турында видеоязмалар пәйда булган иде. 19 март көнендә "Адымнар" тапшыруыннан да шуның турында сөйләп яталар.
Аптырыйм, бу журналистларга! Әллә тормышны белмиләр, яки берәр төрле кызыклы сюжет ясап, бар кешелекне таң калдырасылары килә. Алай түгел бит инде, җәмәгать!
Яз җитте. Язын, бар тереклектә җанлану барлыкка килә. Кошларда да нәсел калдыру инстинкты барлыкка килгән. Алар, оя корып, балалар чыгарып, нәселен дәвам итәргә тели.
Видеоязмада ике аккош күренә. Суның уртасында үрдәкләр янында йөзгәне - ата аккош. "Ә безнең тирә-юньне берүзе чүп-чардан чистартуга керешкәне" - ана аккош, минемчә.
Тик сорау туа. Киләчәктә оя кору өчен, чыбык-чабыкларны, төрле чит-ят кошлар, кеше күзеннән кача торган аулак урынны каян табар соң ул аккошларыбыз?
Аккош - матур кош. Бик күпләр алар янәшәсеннән сокланып уза торганнардыр. Ләкин әлеге мәхәббәт символлары да моннан 12 ел элек Болак елгасына җибәрелгән аккошлар язмышын кабатламасыннар иде. 2005 елда Казанның меңьеллыгы уңаеннан җибәрелгән 2 ак төстәге аккош, 2 кара аккош Болак буен ямьләп йөзделәр. Бер-ике ай вакыт узгач, матурлык ияләренә кемнәрнеңдер йонлы куллары сузылды - 1 ак һәм 1 кара төстәге гүзәл җан ияләре юкка чыктылар. Ни кызганыч, аккошлар үз парларын югалттылар. Ул чакта : "Бомжлар тотып ашаганнар икән..." - дигән сүзләр йөрде. Минем теләгем шул: андый гүзәл кошларны яңа урынга күчергәнче, башта алар өчен, уңайлылыклар тудырылсын иде. Алар бит сак кошлар. Тынычлыкны яраталар. Аларның да әрәмәле тыныч урыннарда ял итәселәре, оя корып, нәсел дәвам итәселәре бик киләдер. Синең салган йомыркаңнан ала карга ише әрсез берәр кош тамак ялгаса, иптәшеңне явыз бер бәндәсе эләктерсә, бу хәлгә ничек түзмәк кирәк?!
Видеоязмада авторлар табигатьне саклау турында чаң сугалар. Бу бик дөрес мәсьәлә. Кызганыч, безнең аңыбызда чисталыкны саклау, табигатькә никадәр зыян салуыбыз турында уйлану дигән әйбер юк шул. Шапшаклык, чүп өемнәре эчендә яшәргә күнеккәнбез. Өебез чиста булса, шул җиткән. Күп кеше чүпне теләсә-кая томыра. Уйлап торасы юк бит, кая туры килсә, шунда ата да китә. Күбебез: "Әйдә, кемдер җыештырыр әле!"- дигән фикер белән дә эшләми моны. Ияләнгән начар гадәт этәрә бу начар гамәлгә.
Сабан туе бәйрәмнәрендә якк-якка чүп ташлау өчен савытлар куелган. Ә без кая ташлыйбыз? Исәпләп карасаң, 4-5 процент кеше генә чүпләрен шул савытка алып барып сала. Әйе, безнең культурабыз түбән! Аңыбызны ваемсызлык, гамьсезлек, битарафлык сөреме каплаган шул!
Без үскәндә, беркем дә пыяла шешәне чүпкә атмады. Лимонад 35 тиен тора иде. Шешәсе ничә тиен дә, лимонады ничә тиен икәнен әйтә аласызмы? Юк, ялгыштыгыз. Шешәсе 20 тиен, ә лимонады 15 тиен тора иде. Бер бөтен кара икмәк 16 тиен булса, кер сабыны 20 тиенгә бәяләнде. Шуңа күрә беркем дә шешәне чүплеккә чыгарып атмады.
Өебездә бер бушаган шешә булса, ул көнне кибеткә апам белән бергә төшә идек. Кибетче апа, без алып төшкән шешәне кабул итеп ала да, безгә, капкачын ачып, бер лимонад бирә. Без аны кибеттә үк бушатып, савытын кире бирәбез. Аннан соң кибетче: "Сезгә 5 тиен калган акчагызны биримме, әллә бер әтәч конфет аласызмы?"- дип сорый иде...
Моннан биш-алты ел элек, сыерны арканыннан ычкындырып алып кайтканда, малкай поласаның икенче ягына чыгып китте. Сыерны кире алып чыкканда, күрәм: бер аланлыкта бәйрәмнән соң өелеп калган чүп өемнәре. Нәрсә генә юк анда! 5-6 данә кыйммәтле аракы шешәсе, "учакны ягып җибәрү өчен катнашма" савыты ("Смесь для розжига"), банан, әфлисун кабыклары тутырылган кәгазь коробка һ.б. (Мин шунда гына, 35 яшемә җитеп, "учакны тергезеп җибәрү өчен катнашма" барлыгын белдем!) Әйе, болар барысы да гүзәл аланның ямен җибәреп, сугыш вакытында бомба төшкән җирдәге кебек ыржаеп торалар иде.
Иң аянычлысы берничә көннән булды. Сыерым, шул ук тәртипсез гадәтен исенә төшереп, чаба-чаба полосаның тагын икенче ягына кереп китте. Мин аны, орыша-орыша алып чыккан какытта, ул шул ук алан эченә килеп чыкты. Шашлык пешерер өчен ягылган учак урынында тезелгән кирпечләр өстендә, теге пыяла шешәләрнең барысы да вак кисәкләргә әйләнгән иде. Ни өчен ватканнар? Уйлавымча, шешә муенына куелган шарын (шаригын) алу өчен эшләнгән бу. Ә уеннан уймак чыкса?! Чыгар, чыгар. Әле ул - пыяла ватыгы шундук күзгә чәчрәр дә, сукыр кала аласың дигән сүз түгел бит. Ул пыяла ватыклары бер гасыр буе бик күпләргә куркыныч тудырып торачак бит!
Ике-өч ел элек көтүдән бик нык аксап бер сыер кайтып бара. Аңа ни булган соң? Арткы аягының бер тояк аерчасына ватык шешә төбе кергән икән. Шуңа бик нык азапланып кайта икән бу малкай!
Әйе, әби-бабайларыбыз чирәмнәрдә ятап, аунап, тәгәрәшеп уйнап үскәннәр, ялантәпи йөгереп, туган үскән җирдән көч алып яшәгәннәр. Ә хәзер, дәва өчен генә, чыклы үлән өстеннән бер-ике адым атлап кара әле. Булмый шул, берәр очлы тимерчыбык, пыяла ватыгы хәзер табан астыңны ярып үтәчәк.
Минем теләгем: пыяла савытлар бүгенге көндә дә элеккечә кыйммәт йөрсеннәр иде. Шул чакта аларны беркем дә чүп савытына чыгарып ташламас, малай-шалайлар да, кызык табып, аны ваткалап йөрмәсләр иде. Пыяла савыт-сабаны җыеп, төрле пунктларга тапшыручы аз керемле кешеләрнең дә тормыш хәлләре яхшы якка үзгәрер иде. Шул вакытта пыяла калдыклары гасырлар буе планетабызны ямьсезләп, бар тереклеккә куркыныч тудырып тормаслар иде! Төрле эчемлекләрдән бушаган пластмасса савытларны да җыю оештырылсын иде. Алайса, кая карама шул савытлар. Алар, кояш нурында җылынып, сәламәтлегебез өчен куркыныч күпме начар матдәләр чыгарып яталар. Әйе, бу ил күләмендә күтәрелергә тиешле үтә мөһим эш. Якын көннәрдә безнең лаеклы вазифаларны биләүче затларыбыз, депутатларыбыз шушы мәсьәләгә чишелеш тапмасалар, киләчәк буыннар безгә ни дип әйтер?!
Әйдәгез, бердәм булып, һәрберебез туган җиребезнең экологик халәте турында уйланыйк! Беркем дә читтә калмасын, чын кеше дигән исемгә лаеклы икәнлегебезне исбат итик!
Инсаф Сәләхетдинов,
Югары Шубан авылы.
Нет комментариев