Хөрмәтле абунәчеләребез! Кичә район почта бүлегендә гөрләтеп "Абунәчеләр көне" үткәрдек, лотерея уйнаттык, бүләкләр тараттык. Күпме абунәчебез белән якыннан аралаштык, таныштык.
Әле моның белән генә чикләнергә уйламыйбыз, алда тагын да зур сюрпризыбыз бар! Исегездә булса, быел бит газетабызга 85 яшь тулды. Шул уңайдан "Хезмәт" үзенең барлык абунәчеләре арасында 5 бертөрле 8 приз уйнатырга җыена.
"Хезмәт"ебезнең кадерле укучылары! Сезне 30 июнь көнне "Хезмәт" газетасы редакциясе ишегалдында үтәчәк, (яңгыр яуса «өйгә» керербез, биләмәбез зур, һәркем сыя) бәйрәм дисәк тә була, күркәм, зур бәйрәмгә көтеп калабыз! Килегез, үкенмәссез! "Хезмәт"ебезгә язылып, чәйләр эчеп китәрсез! Фотоларга төшеп, "Хезмәт"ебез тарихында якты нур булып калырсыз! Башлана: 9 сәгатьтә.
Нет комментариев