Алмагачлар чәчәк ата майның унбишләрендә...
Төрлесе

Алмагачлар чәчәк ата майның унбишләрендә...

Ә бездә бакчалар ни хәлдә соң, җиләк-җимеш агачларының бөреләре уянамы, чәчәкләр ни дәрәҗәдә...

Әле күптән түгел генә Мәскәүдән шомырт чәчкәләре килгән иде, хәзер менә алмагачларны да төшереп җибәргәннәр. Мәскәүдә бик матурдыр инде, ә бездә бакчалар ни хәлдә соң, җиләк-җимеш агачларының бөреләре уянамы, чәчәкләр ни дәрәҗәдә... Тюльпаннарыгызны, ирис чәчкәләрен фотога төшереп җибәрегез әле, һичьюгы комментарий итеп куегыз... Мәскәүләрдән киммени без!...

Ә безнең кәефләрне табигать матурлыгы белән куандырып торучы фото авторына зур рәхмәт, тагын да күбрәк фотокүренешләр көтеп калабыз Мәскәү калаларыннан...

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


табигать баласы

Нет комментариев