Әнвәр Кыш бабайга шигырь дә сөйләде, җырлап-биеп тә күрсәтте, биредә эшләүче абый-апалар белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән дә уйнады.
Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов бөтенрәсәй теләкләр чыршысы кысаларында Кили авылында яшәүче 4 яшьлек Әнвәр Шәйхетдиновның Яңа ел хыялын чынга ашырды.
Әнвәр юмарт Кыш бабайдан велосипед сораган булган. Бүләкне аңа район башкарма комитеты җитәкчесе , биредә эшләүче хезмәткәрләр һәм Кыш бабай, Кар кызы белән берлектә тапшырды.
Әнвәр Кыш бабайга шигырь дә сөйләде, җырлап-биеп тә күрсәтте, биредә эшләүче абый-апалар белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән дә уйнады.
Нет комментариев