Эш сөючән, ярдәмчел, шаян, киң күңелле туганыбыз арабызда юк инде.
Ап-ак кышның соңгы көне гаиләбезгә кара кайгы алып килде – сентябрь аенда 60 яшен тутырган туганыбыз Наил Шәрипҗан улы Сәйфетдинов арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Күңелебез белән ышанырга теләмәсәк тә, кызганычка каршы, үлем безне яраткан туганыбыздан аерды шул. Эш сөючән, ярдәмчел, шаян, киң күңелле туганыбыз арабызда юк инде. Тик ни хәл итәсең? Язмышлардан узмыш юк, диләр. Гармунында уйнап матур җырлар сузган, сәхнәләрдә ничәмә ничә образ иҗат иткән атказанган артист исеменә лаек булган яраткан Наилебезне югалту безнең өчен мәңге күтәрә алмаслык хәсрәт булып тоелды. Ярый әле тирәбездә ярдәм кулы сузарга теләүчеләр шактый. Гаиләбезгә килгән шушы авыр кайгыны уртаклашкан, матди һәм рухи ярдәм күрсәткән туганнарыбызга, Наилнең сыйныфташларына, хәрби хезмәт юлын бергә үткән дусларына, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театрында бергә эшләгән хезмәттәшләренә, тирә-күршеләргә, авылдашларга, аны һәм безне хөрмәт итеп, якын кешебезне соңгы юлга озатырга килгән һәммәсенә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Якты дөньяда кылган матур гамәлләрең, якты истәлекләрең белән күңелләребездә мәңге сакланырсың, кадерлебез! Урының җәннәттә булсын!
Әнисә Гыйрфанова,
Кили авылы
Фото: https://pixabay.com/
Нет комментариев