Якынча фаразларга караганда, җомга һәм шимбә көннәрендә температура күтәреләчәк.
Җомгадан башлап Татарстанда җылытачак. 1 октябрьгә кадәр республикада төнлә түбән температуралар булырга мөмкин.
Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, пәнҗешәмбе көнне дә явым-төшемнәр ихтималы аз, әмма төнлә һава температура -3 градус кадәр төшәргә мөмкин, көндез 6-12 градус булачак.
Якынча фаразларга караганда, җомга һәм шимбә көннәрендә температура күтәреләчәк. Төнлә 0-5, 1 октябрьдә көндез 9-14 һәм 2 октябрьдә 11-16 градус булачак.
Чыганак: ТИ
Фото: баш мөхәррир
Нет комментариев