Аттракционнар – акча тозагы (фото)
Төрлесе

Аттракционнар – акча тозагы (фото)

Хәзерге Сабантуйларына акчасыз бара торган түгел, балаларың белән бигрәк тә. Югыйсә, шул балалар хакына дип кенә дә бара күбебез.

Анда баргач, тезелеп киткән тәм-томнан бигрәк хәзер күзгә аттракционнар ташлана. Аларны инде бигрәк тә бала-чага тиз арада күреп ала. Акча тозагына килеп капсаң, тиз генә чыгам, димә. Тыймасаң, һәрберсендә чират саен уйнап чыгарлар иде. Хәзер шар эченә кереп суда йөзүләр барлыкка килде, бәяләрен, вакытын белсәң әле, үзе бер хикмәт. Батутка уйнауның 10 минуты 150 сум, 7 минуты да йөздән башлана. Акча түләп уйна әле син... Төзек кенә булсыннар инде ул - карусель, горка дигәннәре, бәла-каза гына китереп чыгара күрмәсеннәр.

250

Нет комментариев