Балалар - кабердә, ана төрмәдә!
Төрлесе

Балалар - кабердә, ана төрмәдә!

Декабрьдә Туймазы районының Кандра авылында өч бала янып үлгән иде.

Ачыклануынча, бу төнне балаларның әнисе, өч кечкенә баланы калдырып, ахирәте белән каядыр китә. Шул вакытта өйдә кыска ялганыштан янгын чыга. Балалар уттан котыла алмый һәлак була.

Элек бу хатын махсус хезмәтләр тарафыннан электр челтәрләренең төзек булмавы турында кисәтелгән була, ләкин төзәтү чарасын күрми.

Тикшерү барышында ул гаебен таныган. Әлеге вакытта Русия Җинаять кодексының 109 мәддәсе буенча кузгатылган эш судка тапшырылган, дип яза Кызыл таң.

Фото: kiziltan.ru

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


бала үлгән

Нет комментариев