Өлкәннәр шәһәрнең бай тарихын һәм мәдәни мирасы белән таныштылар
Балтач районы үзәк хастаханәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветеран медицина хезмәткәрләре, узган атнада, Йошкар-Ола шәһәренең яңартылган тарихи һәм заманча урыннары буйлап экскурсиядә булып кайттылар. Алар шәһәрнең бай тарихын һәм мәдәни мирасы белән таныштылар, яңартылган архитектурасы һәм яңа мәдәни объектлары белән сокландылар.
Бу сәяхәт — ветераннарның хезмәтен хөрмәтләү генә түгел, ә аларга җан җылысы, күңел күтәренкелеге һәм яңа тәэсирләр бүләк итү булды.
Ветераннар киләчәктә дә мондый очрашулар дәвам итәр дип ышаныч белдерделәр.
Нет комментариев