Балтач бистәсендә кече күпердә эш 2 көннән бетәчәк
Төрлесе

Балтач бистәсендә кече күпердә эш 2 көннән бетәчәк

Балтач урта мәктәбенә Казан юлы өстендәге урнашкан урамнардан турыдан чыга торган күпернеӊ тузган өслеген алыштыру тәмамланып килә.

Шунда эшләүче ООО «Благоустройство» егетләре сүзенә караганда монда 2 көнлек эш калып бара. Балтач бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Ильдар Габдрахманов 1 сентябрьгә кадәр шулай ук Балтач мәктәбенә бару өчен файдаланыла торган Космановтлар урамына чыга торган күпернеӊ өслеген алыштыру эше дә тиз арада эшләнәчәк, дип белдерде.

250

Нет комментариев