Балтач бистәсендәге "боҗра" чүп оясына әйләнгән (фото)
Төрлесе

Балтач бистәсендәге "боҗра" чүп оясына әйләнгән (фото)

Балтач мәктәбе янындагы әйләнмә юл, халыкча әйтсәк, "кольцо" чүпкә баткан.

Үзәктән мәктәпкә таба хәрәкәт иткән чакта әйләнмә юл аша узасы, биредәге түгәрәк эчендә газон үләне үсә. Чәчәкләр утыртылса күпкә яхшырак булыр иде, юкса. Юк шул, биредә чәчәкләр урынына пиво шешәләре, пластмасса стаканнар "патшалык итә". Бу "гүзәллекне" күрергә теләмиләрме, әллә инде күреп тә күз йомып узалармы? Бу күренеш Балтачыбызны бер дә бизәми шул.

250

Нет комментариев