Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Балтач боксчыларын аркылы пычкы белән агач кисәргә нәрсә мәҗбүр иткән (+фоторепортаж)

Узган атнада Бөрбаш урманында районның яшь боксчылары ял итте.

Моңарчы ел саен Кара күлдә каратэ түгәрәгенә йөрүче балалар палаткалы лагерьда ял итеп, күнекмәләрен ныгыта иде. Боксчылар да җәйге ял вакытында лагерь оештырырга хыялланып яшәде. Һәм быел, ниһаять, хыяллар чынга ашты. Атна буе Бөрбаш урманы балаларның шат авазыннан яңгырап торды. Бокс түгәрәгенә йөргән иң актив һәм республика, зона ярышларында актив катнашып, призлы урыннар яулаган егетләр атна дәвамында лагерьда ял итте. Тренерлары Фаил Фәсыйхов җитәкчелегендә егетләр бокс серләренә төшенүдән тыш, аш-су әзерләде, печән чапты, агач кисте, сал ясап, аның белән күлдә йөзде, рәхәтләнеп су коенды. Иртән торып самавыр кайнатып, иртәнге аш әзерләүләр, көн дәвамында үткәрелгән тренировкалар балалар арасында үзара дуслыкны тагын да ныгытты, ә иң мөһиме алар хезмәт тәмен "татыды".

- Күпләр боксны шукмашу итеп карый, әмма ул олимпия уеннарына кертелгән спорт төре. Шуңа да районыбызда аның популярлаша баруына күңел сөенә. Балтач спорткомплексында үз рингыбыз булу да зур ярдәм итә. Чөнки биредә яшь боксчылар үзләрен чын көрәш мәйданында итеп хис итә. Спорткомплекстан тыш, түгәрәкнең филиаллары "Факел" яшүсмерләр клубында һәм Смәел авылында да эшләп килә. Нигездә тренировкалар уку сезонында гына оештырыла иде. Әмма быел бераз үзгәрешләр булачак. Агымдагы елда август аенда ук шөгыльләнә башлаячакбыз, - ди тренер Фаил Фәсыйхов.

Түгәрәккә ел саен яңа балалар килә. Бокс никадәр генә авыр спорт төре булса да, сер бирмиләр, матур нәтиҗәләргә ирешәләр. Инде югары дәрәҗәләргә ирешкәннәрне яңа буын алыштыра, алар артыннан ук башкалары үсеп килә. Шундыйларның берсе - Балтач урта мәктәбе укучысы Зөлфәт Сөнгатуллин иптәшләре өчен үрнәк булып тора. Нык характерлы, үзенә бик таләпчән егет командадагы калган боксчыларны да шундый булырга өнди. Шулай ук команда составында чыгыш ясаучы Гөлүсә Нурмөхәммәтова турында да тренерлары горурланып сөйли. Гөлүсәнең дә ирешкән уңышлары бихисап. Менә шулай бокс өчен җан аткан Фаил кебек тренерлар булганда спорт күгендә йолдызлар әле озак балкыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250