Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач гимназиясе укучылары терроризмга һәм экстремизмга юк дип җавап бирә

«Хыял» яшьләр үзәге 17 апрель көнне Балтач гимназиясенең 9-11 сыйныф укучылары өчен «Балтач кичләре» дип аталган күңел ачу чарасы үткәрде.

Аның лозунгы - «Терроризмга һәм экстремизмга - ЮК» дип атала иде. Уен башында ук укучылар ике командага бүленеп, «Вжух» һәм «Уникс» исемнәрен алдылар. Ә менә бер-берсен җиңәр өчен аларга бирелгән биремнәрне генә башкарып калмыйча, тапкырлык күрсәтү дә соралды.
Һәрбер этапта аларны «Котоматограф-СинеМяу», «Күңелле сапер», «Не надо ля-ля», «Арканы аркага», «Маңгайга язылган» дип аталган кызыклы уеннар һәм конкурслар көтә иде. Шулай да әллә көчләрнең тигез булуы, әллә дуслыкның көчле булуы әлеге чарада җиңүчеләр булмавын күрсәтте. Дөресрәге дуслык җиңеп чыкты. Чараның ахырында һәрбер катнашучыга тәмле бүләкләр өләшенде. Ә ахырдан дискотека гөрләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: