Балтач «Мелиоратор»ы республикада беренче (+фоторепортаж)
«Мелиоратор» оешмасы эшчәнлеге белән танышкач, аның зур һәм күләмле эшләр башкаручы әһәмиятле оешма булуына тагын бер кат инандым.
Басу-кырларда сугару системаларын күреп белсәк тә, аңа кадәр күпме эш эшләнгәнен тулысынча күз алдына китерә алмыйбыз. Әлеге күләмле эшләрнең бүгенге көндә кайсы җирлекләрдә башкарылуын белү максатыннан, «Мелиоратор» оешмасында 15 ел җитәкчелек итүче, Татарстанның «Атказанган зоотехнигы», Татарстанның «Атказанган мелиораторы», ә быел Россия агросәнәгать комплексының «Мактаулы хезмәткәре» медале белән бүләкләнүче Хәниф Бариев белән әңгәмә корып алдык:
- Бүгенге көндә төп эшләр Арча районында алып барыла. Арчаның үзендә Казанка елгасы яр буе линиясендә күл ясыйбыз. «Кырлай» җәмгыятендә сугару трассасы салынды, ул 1800 гектар мәйданны су белән тәэмин итәчәк. Шушы ук җәмгыятьтә дүртенче плотина төзелә. Алардан тыш Сеҗедә - ике, Кадрәктә бер плотина төзү эшләре башкарабыз. Айван авылында урнашкан бөядә төзекләндерү эшләре бара. Илдус авылында сугару өчен бөя, ә Ишнаратта күл эшләдек. Үзебезнең районда Арборда плотина ремонтладык, федераль программа нигезендә Сосна бөясендә ремонт эшләре башкарабыз. Кызганычка каршы, районыбызда сугару белән шөгыльләнүчеләр аз. Ә менә Арчада бу алымны бик уңышлы кулланалар. Башта сабан культураларына, аннан соң бәрәңгегә күчереп, бик мул уңыш алалар.
48 кеше эшләүче әлеге коллектив иртәнге сәгатьләрдә чын кырмыска оясын хәтерләтә. Кайсы кайдан әйбер туплый, кайсы складка чаба. Аларның максатлары - тизрәк объектларга чыгып китү. «Коллектив әйбәт эшли, шулай булмаса эш тә бармас иде. Механизаторлардан Раушан Габбасов, Евгений Кумаев, Станислав Никитин, Абдимумин Мурадов, Динар Бариев, Фирдәвес Зарипов, Олег Пчельников, Рүзәл Габдрахманов; эретеп ябыштыручылардан Андрей Шишкин, Таһир Хәйруллин, Раушан Хәсәнов, Рафил Мөхәммәтшиннарның хезмәтләрен бигерәк тә югары бәяләп әйтәсем килә», дип хезмәткәрләрен мактап узды җитәкче. Мактарлык та шул, эш нәтиҗәләре буенча инде менә ун ел республика күләмендә беренче өчлектә йөри алар. 2014, 2015 елга ясалган нәтиҗәләр буенча беренче урынга чыгып, кубокка да лаек булганнар. Алар җитәкченең өстәлендә балкып утырып, оешманың дәрәҗәсенә дә бәя бирәләр. Хәзерге көндә оешма үз эшчеләренә хезмәт хакын вакытында һәм даими түләп бара. Бу факт та оешма эшчәнлегенең яхшы баруыен күрсәтә.
- Киләсе елга Урта Ушма авылы янында, «Сорнай» җәмгыятенә, плотина төзеләчәк. 300 гектарга сугару үткәреләчәк. Арча районының «Ак Барс»сында 40 миллионлык эш каралган, анда плотина ясалачак һәм 300 гектардан артык җиргә сугару эшләнәчәк. Шулай ук плотиналар ремонты каралган, - дип киләчәк планнары белән уртаклашты җитәкче.
Бүгенге көндә «Мелиоратор» оешмасы эшли торган һәрбер объектта эш гөрли.
- Һәр эшче куелган бурычны кыска вакыт аралыгында эшләп бетерү өчен түгел, ә сыйфатлы итеп башкарып чыгу өчен тырыша, - ди Хәниф Нәкыйпович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев