Балтач мәктәбе янындагы күпердән берәү чак кына аска очмаган
Төрлесе

Балтач мәктәбе янындагы күпердән берәү чак кына аска очмаган

Балтач мәктәбе янындагы күпердә шушы көннәрдә берәү егылып, чактан гына имгәнми калган.

Әлеге күпер бик озак вакыт начар хәлдә торды. Бу хакта сайтыбызда да, газетабызда да яктырттык, шөкер район җитәкчелеге халык мөрәҗәгатен ишетте һәм күпер тиз арада төзекләндерелде.
Әмма соңгы араларда күпернең бер тактасы сынып, биредән үткән һәркем өчен куркыныч тудыра башлады. Зурлар гына түгел, җәйге ял булса да, биредән практика дип күпме бала мәктәпкә бара.
Ә бер көнне яңгыр явып киткән арты шушы ватык такта турысында бер ханым егылган. Ярый әле янәшәдә узып баручы булган. Ашыгыч ярдәм чакыртудан баш тарткач, ханымны машина белән өенә озатып куйганнар. Ә мондый очракларның әле без белми калганы күпмедер.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев