"Балтач" спорткомплексында хәзер кофеварка да бар...
Төрлесе

"Балтач" спорткомплексында хәзер кофеварка да бар...

"Балтач" спорткомплексы балтачлылар өчен чын мәгънәсендә зур бүләк булды.

Биредә күңелен ни тели шуның белән шөгыльләнергә була: теннис, фитнес, нәфис гимнастика, волейбол, карате, бокс һәм башкалар. Үз эшләренең чын осталары булган тренерлар бирегә шөгыльләнергә килүче һәр кешегә шәхси якын килеп эшли.
Спорткомплекста киенү-чишенү һәм душ бүлмәләре, тренажер заллары булу халык өчен күпме уңайлылык тудыра. Әле менә шушы көннәрдә кофеварка да урнаштырдылар. Хәзер спортчылар тренеровкалардан соң рәхәтләнеп кофе эчеп ала ала.

250

Нет комментариев