Балтачта юлларны чистарталар, ә нигә кайбер тукталышлар кар астында кала?

Без автобус белән йөрүчеләргә бик кыен бит, дип моң-зарларын ирештерде бүген редакциягә шалтыратып өлкән яшьтәге бер апа.

Берничә көн элек кенә сайтта бу хакта фотогаепләү формасында бер язма дөнья күргән иде инде. Маршрутта йөрүчеләрнең зарланулары хаклы. Юллар чистартылгач, аның тукталышлары да кардан арындырылырга тиеш. Бу эшләр өчен җаваплы оешма җитәкчелеге гади халык мөрәҗәгатен ишетер дә, әлеге мәсьәлә вакытында хәл ителер дип өметләник.

Нет комментариев