"Наз" үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гөлшат Салахова "Волонтер" үзәге активистлары белән берлектә "Якыннарыбыз, безнең яратканнарыбыз" дип исемләнгән социаль акция уздырдылар.
Акциянең максаты: ялгыз калган, өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагында торучы өлкән яшьтәге әниләрне бәйрәм белән котлау. Аларга укучылар исеменнән яратып һәм йөрәк җылысын кушып ясалган открыткалар тапшырылды. Акциядә катнашучылар аларга карата булган игътибарлылык өчен рәхмәт белдерделәр, үсеп килүче буынга бик күп бәхет, тигез мөмкинлекләр, киләчәкләренең якыннары һәм сөйгәннәре янында үткәрүләрен теләделәр.
Нет комментариев