Балтачлылар, телефоннан сөйләшкән өчен артык түләргә сез әзерме?
Төрлесе

Балтачлылар, телефоннан сөйләшкән өчен артык түләргә сез әзерме?

Кәрәзле телефон хәзер «этен дә, бетендә дә», дип зарланып алды танышым. Баксаң, 1 нче сыйныфка баручы оныгы, туган көненә кәрәзле телефон сораган икән. Әле телефонның да кәттәсе кирәк, ди.

Телефонын алып бирерсең, түләвен кем түли бит әле. Әлегә кәрәзле телефоннан сөйләшү кесәгә артык сукмый. Әмма якын арада бу хәл үзгәрергә мөмкин.

Бәяләрнең кискен артуы нәрсә белән бәйле соң? Яңа гына Россия Федерация Советында террорга каршы яңа закон проекты кабул ителде. Аның нигезендә, элемтә операторлары шалтырату һәм язышуның тарихын саклап барырга тиеш була. Шушы таләпне үтәү өчен 2 триллионнан артык акча кирәк. Әлеге акчаны туплау өчен, әлбәттә, элемтә өчен түләүне арттырмакчылар. Ул минимум икеләтә артыр дип көтелә. Шулай булгач, артык сүз әйтеп шалтыратканчы, телефондагы акча «баланс»ына күз салырга туры килмәгәе.

250

Нет комментариев