Төрлесе
Балтачта канализация чокырлары ватыла
Бер әни борчылып шалтырата: "Күпкатлы йортларның берсендә яшибез, - ди (сүз автовокзал тирәсе турында бара), балалар урамга чыкса, кайда атынчык, уен корылмасы бар, шунда чаба.
- Шул атынчыклардан ерак түгел генә канализация чокыры бар һәм ул җимерелә башлаган. Бик куркыныч...балаларны җибәрмәскә тырышабыз, аю мае сөрткәннәрмени, һаман да шул атынчыкларга тартылалар...аңлашыла да инде...аларның атынасы килә...шул тирәдә үсүче балалар өчен уен мәйданчыгы булдырсалар да әйбәт булыр иде...тротуардан велосипедта йөриләр...куркыныч бит...юл өсте. Ә канализация чокырлары кырыйларын тиешле иптәшләр вакытында төзәтсеннәр иде".
Үз участогында канализация чокыры казытучылар аның нинди тирәнлектә булуын белә, котың оча торган, шуңа күрә саклык чараларын алдан күрик, капкачы авыр тимердән, ачыла торган түгел дисәләр дә, ватыкны вакытында төзәтик, куркыныч түгел дип тынычланмыйк.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев