Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Төрлесе

Балтачта сайлаулар бәйрәмгә тиң (+фоторепортаж)

Ниһаять, күптән көтелгән, республикабыз өчен бик тә мөһим булган вакыйга - РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көне килеп җитте. Бүген иртәнге сигездә Балтач районы һәм авылларында барлык сайлау участоклары ишекләрен ачты.

Районда 26084 сайлаучы теркәлгән, шуларның 253е - беренче тапкыр тавыш бирә.

Районда барлыгы 33 сайлау участогы эшли, шуларның дүртесе Балтач шәһәр җирлегендә, ә калганнары 17 авыл җирлегендә.

Балтач бистәсенең "Факел" яшүсмерләр клубында урнашкан 1092 номерлы сайлау участогы да иртәнге сигездә үк сайлаучыларны кабул итә башлады. Биредә барлыгы 1698 сайлаучы теркәлгән. Бистәнең Ленин урамы 102-158 йортлары, Речная, Ибраһимов, Нәби Дәүли, Төзүчеләр, Дуслык, Солнечная, Сөембикә, Мазһаров, Восточная, С.Садыйкова, Урожайная, Рафиков, Галимуллина, Алкин, Искәндәров, Асадуллин, Искра, Тумашева, Балкыш, 9 Май, Х.Бигичев, Шакиров, Каенлык, Хисамов, Рәхимов, Гыйззәт, Гыйләҗев, Тинчурин, Яхин, Әмирхан, М.Кәрим, Җиһанов урамнырында яшәүчеләр биредә тавыш бирә.

Үзенең гражданлык бурычын үтәргә иң беренче булып бистәнең Сөембикә урамында яшәүче, "МДСУ-1" оешмасының алдынгы шоферы Фәнил Гыйльметдинов килде.

- Сайлауга барасы булгач төн йокылары качты. Бүгенге көн турында күп сөйләнде һәм аның мөһимлеген аңлап, иртәдән үк үз тавышымны биреп кайтырга булдым.

Иртә булуга карамастан, сайлау участогына кеше бер-бер артлы агыла торды. Аларның һәммәсе бәйрәмчә, матур киенеп, ясанып килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250