Нормада яңа авыл җирлеге бинасы салалар, дип хәбәр иткән идек инде.

Биредә төзелеш эшләрен тиз тотарга тырышалар, сыйфат мәсьәләсенә дә зыян салмыйча, әлбәттә. Кайчакта кичке караңгылыкта биредә балкып ут яна - эш бара. Инде бина алдына асфальт түшәп, машина туктарга урын да әзерләп куйганнар. Бик күпләрнең эчен пошырган иске бина урынына яңасын салынуын һәм эшнең дә әйбәт кенә баруын җирле халык, үзенә булгандай кебек, куанып кабул итә.
Нет комментариев