Балтачта уен уйнап, 15 литр бензин отып була! (+фото)
Төрлесе

Балтачта уен уйнап, 15 литр бензин отып була! (+фото)

Балтачта «Кичке дозор» квест уены узды.

“Хыял” яшьләр үзәге хезмәткәрләре ел саен Балтач яшьләре өчен «Кичке дозор» квест уены оештыра. Быелгы сезонныкы шушы көннәрдә узды.

Өч команда булып тупланган егет-кызлар өч машинада алдан әзерләп куелган биремнәрне пунктлап үтеп, финишка килде. Хаталарсыз һәм тиз арада биремнәрне үтәгән команда 15 литр бензинга ия булды. Икенче урынга машинаны юу каралса, өченче урынга лаек булган командага махсус бүләк бирелде.

Фото: автор


Төнге дозор

Нет комментариев