Бүгенге көндә Ватан сакчылары һәйкәле яңа тормыш белән "яши".
Соңгы көннәрдә Балтач бистәсендәге Ватан сакчылары һәйкәленнән халык өзелми. Күптән түгел генә биредә күләмле генә төзелеш эшләре барды. Ватан сакчылары һәйкәле територриясе киңәйтелеп, үзе бер паркка әверелде. Әлеге яңалыкны күрергә райондашларыбыз да кызыксынып килә һәм олы юл аша үтүче башка төбәк вәкилләре дә биредә туктап ял да итеп китә.
Әлеге эшләрне нигә кирәк булды инде, дип кабул итүчеләрдә булмады түгел, булды, әмма йөрәк кушуы буенча үзләре башлап, төзелеш эшләренең үзәгендә "кайнаган" хәрби ветераннарыбызның бу гамәле бары мактауга лаек.
Бүген сезнең игътибарга әлеге эшләрнең беренче көненнән алып тәмамланганчы булган мизгелләрне фотосурәткә төшергән үз хәбәрчебез Ринат Зариповтан фоторепортаж тәкъдим итәбез.
Нет комментариев