Чепья авылында яшәүче ялгыз пенсионер, 2 нче группа инвалид Григорий Пронькинга иганәчелек ярдәме күрсәтелгән.

Григорий Ивановичның миче бик тузган булган, ремонт таләп иткән. Өлкән кешегә ярдәм итүче табылган. Социаль хезмәткәрләр иске мичне сүтеп, яңасын төзергә булышкан. Ә кирпечләрне «Ушма» җәмгыяте биргән.




Гүзәл Фатыйхова фотолары.
Комментарии
Без имени
0
0
Шушыннан да татлы тормыш юктыр бу Олы хормэткэ лаеклы абзыйга, Рэхмэт сезгэ...