Балаларны шулай сөендергән миһербанлы кешеләргә эшләрендә зурдан-зур уңышлар юлдаш булсын!
Балтачыбызның Норма ягы урамнарында яшәүче балалар һәм яшүсмерләр өчен моннан берничә ел элек “Тайгалак-шугалак” дигән бозлавык мәйдан ясалган иде. Елның-елында балалар шунда тимераякта йөреп, малайлар хоккей уйнады. Быел биредә яңадан бер яңалык бар - балаларга чана-саласка-ватрушка белән рәхәтләнеп шуар өчен тау ясап куйганнар. Анда менәр өчен шәп итеп баскычы да куелган. Балаларны шулай сөендергән миһербанлы кешеләргә эшләрендә зурдан-зур уңышлар юлдаш булсын!
Нет комментариев