Балтачта кабат «Салют» булачак
Төрлесе

Балтачта кабат «Салют» булачак

«Салют» бәйгесенең максаты — сәнгатькә гашыйк яшүсмерләрне сәхнәгә чыгару.

24нче сентябрь көнне «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында «Салют» бәйгесе үтәчәк. 

Исегезгә төшерәбез, әлеге бәйге традицион рәвештә 8 ел рәттән уздырыла торган чара. 

«Салют» бәйгесендә иҗади яшүсмерләр катнаша. Бәйге биш номинациядә — җыр, бию, нәфис сүз, уен коралы, иҗади гаилә номинацияләрендә үтәчәк. Шунысы сөендерә: бәйгенең киңлекләре торган саен үсә, киңәя.


Нет комментариев