Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Белми калмагыз! штраф күләме артырга мөмкин

2025 елның 1 гыйнварыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларның күләме артырга мөмкин

Россия хөкүмәте Административ хокук бозулар турындагы Кодекска (КоАП) төзәтмәләр кертү турындагы тәкъдим кертте, дип хәбәр итә массакүләм мәгълүмат чаралары.

Эләктерелмәгән каеш өчен штраф 1000 сумнан 1500 сумга кадәр артачак. Транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өчен тәртип бозучылардан 45 000 сум түләтәчәкләр. 30 000 урынына шундый ук үзгәрешләр медицина тикшерүеннән баш тартучыларга да кагылачак. Тизлекне арттырган өчен штрафлар күләме 500-5000 сумнан 750-7500 сумга кадәр үзгәрәчәк.

Шулай ук штраф түләү шартларын да үзгәртергә тәкъдим ителә. Машина йөртүчеләр 30 көн дәвамында штрафның 75 процентын түли алачак. Хәзер аларның 20 көн эчендә 50 процент түләү мөмкинлеге бар, дип яза Шәһри Казан газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Штрафлар