Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Безгә язалар: » Җил каберлекләргә зыян китергән»

Арада биш-алты балалар каберләре бар

«Күптән түгел Балтачта давыллы җилләр булды, — дип шалтырата даими укучыбыз Асия Шәрипова. — Бистәнең Нариман урамы буйлап барганда шиномонтаж бар, шул тирәдә зиратка кереп китә торган ишек куелган, шуннан абыйның каберлегенә кереп йөрим мин. Бер иптәш хатын шалтырата, монда җилле көнне агачлар ауган, сезнең туганыгызның каберлегенә дә тимәде микән, ди.

Дустымның әйтүен кабул итеп, аның белән зиратка кереп чыктык. Аскы тирәләрдә каберлекләргә, чыннан да, зыян килгәләгән, арада биш - алты балалар каберләре бар, алар тугач та үлгән дип карадык, бер территория шул балалар каберлекләреннән тора.

Арада ташы әйбәт кенә калган каберлекләр дә, чардуганы дүрт якка ауганы да бар. Кешеләргә информация бирергә иде, якыннарының каберлекләрен төшеп карап кайтсалар, әйбәт булыр иде. Кеше саен әйтеп йөреп булмый бит, шуңа күрә газета аша хәбәр житкерәсе килә. Әрвахларының каберлекләре тирәсен чистартырга өлгерүчеләр дә  юк түгел.

Әмма зыян күргән каберлекләр бар әле анда, агачны давыл төбе-тамыры белән умырып чыгарган урында зыян күбрәк. Төшеп-карап барласалар, әйбәт булыр иде. Минем бик йөрәгем авыртты ул зыян килгән каберлекләргә, шуңа әйтүем.»

Искәрмә : Бөтен зыян килгән каберлекнең дә фотосын куймадык, кирәк дисәгез, куярга булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зират