Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Безнең урамда бәйрәм!

Ниһаять, без дә мондый тигез, шоп-шома кара тасма булып сузылган уңайлы асфальт юлга тиешербез икән! Өлкәннәр кичке якта, сокланып, урамга сибелде, ә балалар җылысы сүрелеп бетмәгән, тигез асфальт өстендә тәгәрәп, мәтәлчек атып уйнадылар. Инде хәзер безгә рәхмәт йөзеннән юлны бозмыйча, саклап тоту бурычы йөкләнә.

Балтач үзәгеннән ерак булмаган тар гына Каюм Насыйри урамына юка гына асфальт моннан егерме елдан артык элек түшәлгән иде, шуннан соң бер генә тапкыр да, сүз чынлыгы өчен дә, ремонт үткәрелмәде. Әле җитмәсә, элегрәк елларда су торбалары үткәргәндә, җир казып элемтә чыбыклары сузганда юклы-барлы асфальтка да зур зыян китерделәр, урамыбыз яңгырлы көннәрдә үтеп булмаслык чокыр-чакырга әверелде. Шулай да түздек, янәшәдәге төзек урамнарга кызыгып яшәдек. Аннары гел болай булмас инде дип, урам халкы исеменнән гариза белән район башкарма комитеты рәисе Рамил Шакировка мөрәҗәгать иттек. Ул бюджетта акча мәсьәләсенә бәйле рәвештә тиз генә эшләп булмаячагын нигезле итеп аңлатты һәм берәр елдан эшне планга кертеп, җәй көне сезгә дә асфальт булачак дип ышандырды.

Узган атналарда, көннәр ачылып киткәч, урамны чистартып-тигезләп, таш түши башладылар. Эшне төзекләндерү оешмасы җитәкчесе Рәшит Ильясов үз контроленә алды, һәм барлыгы бер атна эчендә аның ышанычлы осталары бөтен кеше канәгать булырлык сыйфатлы асфальт юл түшәп киттеләр.

Көндәлек бик мөһим бурычлар хәл итеп тә, безнең гозеребезгә игътибарлы булган, вәгъдәсендә торган, иң игелекле хезмәт оештырып, коллектив эшенең тизлеген генә түгел, сыйфатын да кайгырткан конкрет фикерле, төгәл һәм эшлекле җитәкчеләребезгә Балтач бистәсе урамнарының төзеклеге, матурлыгы өчен җан атып йөргән Илдар Габдрахмановка урам халкы исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Фәридә ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250