Бүген участок вәкилләре көне
Төрлесе

Бүген участок вәкилләре көне

2002 елдан Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы боерыгы нигезендә 17 ноябрь - участок полиция хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре буларак билгеләп үтелә.

Әлеге хезмәт вәкилләре бүген җәмәгать тәртибен саклауда алдынгы урыннарны били. Полиция вәкилләре ачыклаган җинаятьләрнең чиреге нәкъ менә алар тарафыннан тикшерелә.

Районыбызның участок вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итеп, хезмәтләрендә уңышлар, гаиләләрендә тынычлык, сәламәтлек, тыныч күк йөзе телибез.


Ихтирам белән "Хезмәт"леләр.

Фото: instagram.com


участок вәкиле участковый

Нет комментариев