Балтачның су коенырга яратучы егет-кызлары быелгы сезонны 15 июнь көнне ачып җибәрде.
Узган ел исә 25 майдан Кара күлдә рәхәтләнеп су коена башлаганнар иде.
- Кичен генә түгел, иртән дә коенабыз. Иртәнгесе бигрәк рәхәт. Бары ихтыяр көче генә кирәк.
Берничә ел инде шул бер үк кешеләр су коенырга йөрибез, озаграк күрешми торсак бер-беребезне юксына ук башлыйбыз, - ди Руфия Закирова.
Суның сәламәтлек өчен зур файда икәнен аңлап, су патшалыгы белән дус булган райондашларыбызга имин яллар теләп, хәвеф-хәтәрләргә юлыкмауларын теләп калабыз.










Нет комментариев