Борнакның Татарстан урамын кар күмгән (фото)
Төрлесе

Борнакның Татарстан урамын кар күмгән (фото)

Соңгы көннәрдә яуган карлардан соң урамыбызга кергән дә, чистарткан да кеше юк, инде сукмак кына калып бара, дип хәбәр итәләр Борнак авылының Татарстан урамында яшәүчеләр.

Фотолардан күренгәнчә, әлеге урамнан җәяү дә көчкә йөрерлек кенә калган. Моңарчы да мондый хәлләр кабатланды биредә, тик халык сабыр итте. Сабыр төбе сары алтын дисәләр дә, әлеге урамда яшәүчеләр алтынга кызыкмый шул, аларга юл кирәк!!!

250

Нет комментариев