Борнакта балык бәйрәме узган (фоторепортаж)
Төрлесе

Борнакта балык бәйрәме узган (фоторепортаж)

24 февраль көнне Борнак авылында традицион рәвештә «Балыкчылар көне» шаулап үтте, дип хәбәр итәләр борнаклылар.

Елның-елында әлеге чарада катнашырга теләк белдерүчеләр аз булмый һәм җиңүчеләр дә төрле номинацияләр буенча ачыклана.

Быелгы чарада да бик күңелле узган. Балыкчылар балык эләккәнне көтеп утырган мәлдә яр буенда бәйрәм табыны әзерләнгән. Самавыр чәе, коймак, шашлык, пылау... телеңне йотарлык иде һәммәсе дә, диләр.

Борнаклылар үзләренә чын бәйрәм оештыруда зур көч кертүчеләргә, иганәчеләргә, гомумән, әлеге чараны үткәрүдә җан атып йөргән егет-кызларга олуг хөрмәт һәм рәхмәтләрен ирештерәләр һәм алдагы елларда да шундый бәйрәмнәрне оештырып торырга язсын иде дип телиләр.

 


Борнак балык

Нет комментариев