Бөрбаш авылының ямьле табигать почмагында узачак мөселман балалар сабан туеның бәйрәм программасына утызга якын ярыш кертелгән.
Коръәннән аятьләр һәм догалар укучыларны бүләкләүдән тыш, малайлар-кызлар, хәзрәтләр, абыстайлар арасында йөгереш, биш үлчәү категориясендә кул көрәше, чүлмәк вату, таяк һәм бау тартыш, әтәч куу, стаканга су ташу, йомырка кабып йөгерү, капчык сугышы, күз бәйләп әйбер кисү, капчык киеп йөгерү, туры баганага менү, утын кисү кебек күңелле ярышлар булачак. Сабан туеның милли күрке булган көрәш ярышлары егетләр арасында биш үлчәү категориясендә узачак, дип белдерә бәйрәмне оештыручылар.
Башлана 10.00.сәгатьтә
Нет комментариев