Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Быел 6 көнлек эш атнасы бер генә тапкыр булачак

Россиялеләр өчен быел алты көнлек эш атнасы бер генә тапкыр — 27 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр булачак

Ял көнен шимбәдән дүшәмбегә, 3 ноябрьгә күчерделәр, дип сөйләде РИА Новостига "Работа. ру«ның персонал һәм оештыру үсеше буенча директоры Юлия Санина.

«2025 елда россиялеләрне бары тик бер алты көнлек эш атнасы көтә: 27 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр. Шул ук вакытта 1 ноябрьдә эш көне кыска булачак», — диде Санина.

Хөкүмәтнең 2025 елда бәйрәм һәм ял көннәрен раслау турындагы карары нигезендә, ял көне шимбәдән, 1 ноябрьдән, дүшәмбегә, 3 ноябрьгә күчерелде. Шуңа күрә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм яллары 2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк дип яза Татинформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яллар