Бәйге җиңүчебез рәхмәт белдерә
Төрлесе

Бәйге җиңүчебез рәхмәт белдерә

«Хезмәт» газетасы яңалыкларын һәм сайт хәбәрләрен даими укып барам. Хәер, эшем дә вакытлы матбугат белән даими кызыксынуны таләп итә.

Ил-көн яңалыклары, райондашларыбыз тормышы белән таныштырудан тыш, "Хезмәт" сайты бәйгеләр үткәрүне матур гадәткә кертте. Элегрәк калганнарны кызыксынып күзәтеп кенә барсам, чираттагысында якыннарым тәкъдиме белән үземне сынап карарга булдым. "Кышларда да җәйләр сагындыра" бәйгесенә күңел җылымны биреп ясаган чәчәкләремнең фотоларын юллаганда, җиңүләр насыйп булыр, дип башыма да кертеп карамадым. Якыннарымның, туганнарымның , күпсанлы укучыларымның, хезмәттәшләремнең, ә иң мөһиме гаиләмнең зур тырышлыгы белән беренче урын яулап, "Альпари" кибетенең сертификатына лаек булдым. Бик зур рәхмәт барчагызга да. Киләчәктә һәрбарчагызга сәламәтлек, уңышлар, көтелмәгән шатлык-куанычлар телим.
Илсөяр Сафиуллина
Куныр авылы

250

Нет комментариев