Чапшар әбиләрен кем биеткән? (+фоторепортаж)
Чапшар авыл клубында, Өлкәннәр көне уңаеннан, авылыбыз өлкәннәрен хөрмәтләп “Урыныгыз булсын гел түрдә!” дип исемләнгән бәйрәм кичәсенә чакырдылар.
Бәйрәмне авылыбыз имамының хәер-фатихасы һәм Норма авыл җирлеге башлыгы Алмаз Илдар улы Рамазановның котлау сүзләре белән башланып китте. Авылыбыз үзешчәннәре тырышлыгы белән бик матур концерт программасы әзерләнгән иде. Чапшарыбызның моңлы сандугачы Марс Хаҗиевның җырлавына сокланып, оныкларның дәртле биюләрен шатланып карап, Фәргать Габдрахмановның чабата биюенә үзебез дә кушылып биедек. Кичәдә концерт кына карап утырмадык, табышмакларга, кызыклы сорауларга җавап та таптык. Бәйрәм мәҗлесе чәй табыны артында дәвам итте. Табын артына утыргач та 84 яшен тутырган Мөнирә Гаязованың йөрәге түзмәде, изге теләкләрен җиткереп, “Бала чага алты җан” шигырен яттан сөйләп бирде. Өлкән кешенең әздән дә күңеле була. Без бәйрәм кичәсеннән яшәү көче алып, бик тә канәгать булып, рәхмәтләр укып таралыштык.
Нурания әби
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев